Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Райондашыбыз Гөлүс Хәбибрахманов Алан авылында “Балачак дусларым” дип аталган җырына клип төшерде

Бу көннәрдә райондашыбыз Гөлүс Хәбибрахманов Алан авылында “Балачак дусларым” дип аталган җырына клип төшерде.

Сценарий авторы - шулай ук райондашыбыз, «Туган тел» каналының Казандагы филиалы директоры Миләүшә Сибгатуллина.

- Зур рәхмәтләрем катнашкан балаларга һәм видеога төшерергә атлар биреп торган “Алан” ширкәте җитәкчесе Алмаз Хәбир улына. Өч бала Казаннан кайтты. Берсе Аланнан – Алмаз Кашапов. Икетуган энем Наил Хабибрахмановның малае Альмир төп рольдә уйнады. Ат көтүен көтүче Фәнзилгә зур рәхмәтләрем. Көне буе безнең белән йөрде ул, кичкә кадәр, - диде Гөлүс.

Клипның әзер булганын түземсезлек белән көтәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев