Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Районыбызга 30 ел

Хөрмәтле райондашлар! 2 8 нче ноябрь көнне районыбызның административ берәмлек буларак кабат торгызылуына 30 ел тула. Шушы истәлекле вакыйга - бәйрәм уңаеннан барчагызны да ихлас котлыйм. Саулык – сәламәтлек, эшегездә, тормышыгызда зур уңышлар телим.

Билгеле, районның тарихы 1935 елның 25 гыйнварыннан ук башлангыч ала: Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты Президиумы карары белән Татарстан АССР составында Теләче районы оештырыла. Тик ул нибары 24 ел яшәп кала, 1959 елның 12 нче октябрендә район таркатыла, һәм аның территориясе, бүлгәләнеп, башлыча Саба, өлешчә Питрәч районнарына кушыла. Татарстан Республикасының 1991 елның 28 нче ноябрендә гамәлгә кергән Законы нигезендә район яңадан торгызыла.

Тарих өчен 30 ел әлләни зур вакыт та түгел кебек. Ә шул вакыт эчендә күпме эш башкарылган! Район үзәге өр-яңадан төзелде, киңәйде, шәһәр төсен алды. Мәктәп, мәчет, спорт биналары, күпләгән яңа йортлар, социаль объектлар, административ биналар калыкты. Урамнарга асфальт түшәлде. Юллар тәртипкә китерелде. Бу казанышлар республикабызда алып барылган дөрес сәясәт һәм республикабыз җитәкчелегенең районыбызга күрсәткән олы ярдәме нәтиҗәсе. Иң мөһиме - район үзенең мөстәкыйль яшәргә хокукын һәм мөмкинлеген раслады.

Киләчәктә дә сайлаган юлыбыз туры булып, максатларга, зур үрләргә ирешергә насыйп булсын. Безне туган районыбызга мәхәббәт берләштерә. Көчнең шул бергәлектә икәнен онытмыйча, эш батырлары, ил батырлары булып яшәүләр язсын. Хезмәтегездә яңадан-яңа уңышлар, гаиләләрегезгә имин, тыныч тормыш, ныклы сәламәтлек телим.

Нәҗип Хаҗипов, Теләче муниципаль район башлыгы.

(Язманы тулысынча "Теләче" газетасыннан укый аласыз №89, 26 ноябрь)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев