Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Республика программалары гамәлдә

Бүген районыбызда тантаналы чаралар узды.

Беренчесе – Югары Мәтәскә авылында республика программасы нигезендә төзелгән өр-яңа фельдшер -акушерлык пункты, икенчесе, Ямбулат авылында, шулай ук, республика программасы белән төзекләндерелгән клуб файдалануга тапшырылды. 

Изге Җомга көне тантаналы чараларында  район  башлыгы  Айрат  Фатхуллин,  Россия Федерациясе җыены Дәүләт Думасы депутатлары Рөстәм  Калимуллин һәм Марат  Нуриев, Татарстан  Республикасы Дәүләт  Советы  депутаты Тимур Камалетдинов  катнашты һәм Олы Мәтәскә авыл җирлегенә кергән әлеге авылларда яшәүчеләрнең шатлыгын уртаклашып чыгыш ясадылар. Әлеге яңа, күркәм биналарның ишек төбенә эленгән кызыл тасмаларны да, авыл халкы белән берлектә, алар кисте. 

Соңыннан, 100 тамашачыга исәпләнеп төзекләндерелгән авыл клубында район, авыл үзешчәннәре көче белән әзерләнгән  концерт күрсәтелде. 

Бүген ачылган ике бина да авыл халкына игелекле хезмәт итсен! 

Фәнил Гаязов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев