Рус телендә белем алучы укучылар арасында татар теле фәне буенча олимпиаданың йомгаклау  этабы үтте
Район яңалыклары

Рус телендә белем алучы укучылар арасында татар теле фәне буенча олимпиаданың йомгаклау этабы үтте

26-28 гыйнвар көннәрендә Казан шәһәрендә рус телендә белем алучы укучылар арасында татар теле фәне буенча олимпиаданың йомгаклау Республика этабы үтте. Биредә Теләче урта мәктәбеннән 4 укучыдан торган команда катнашты.

 Теләче урта мәктәбенең  7 сыйныф укучысы Фәләхиева Сәгыйдә һәм                  10 сыйныф укучысы  Фәләхиева Зөбәйдә призер булдылар! Укытучылары: Гыйльфанова Алсу Мәгъсүм кызы, Сәлманова Гүзәлия Рафик кызы. Укучыларны һәм укытучыларны әлеге зур җиңүләре белән котлыйбыз! Алга таба зурдан-зур уңышлар телибез!


Нет комментариев