Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Сүзләр балкышы» нәфис сүз бәйгесенең йомгаклау тантанасы узды

Бүген «Киләчәк» яшьләр үзәгендә «Сүзләр балкышы» нәфис сүз бәйгесенең йомгаклау тантанасы узды.

Аһәңле шигырьләр бик күп яңгыраган бәйрәм чарасында, май аеннан бирле барган район бәйгесендә катнашучыларны бүләкләп уздылар. Китапханә хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган әлеге матур бәйрәмдә барлыгы 153 бала катнашкан.

- Без авылларда йөрдек, мәктәпләрдә, Теләченең өч балалар бакчасында булдык. Һәм матур сөйләүчеләрне бирегә чакырдык. Алар безнең бәйгенең җиңүчеләре. Алар бүген шушы матур сәхнәдә чыгыш ясарлар. Чараны оештыруда ярдәм иткән татар теле һәм әдәбияты укытучыларына, китапханәчеләргә бик зур рәхмәт, – дип шигырь бәйрәмен башлап җибәрде, Теләче үзәк китапханәләр челтәре директоры  Ризидә Дәүлиева. 

Бәйрәм чарасында район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов та катнашып, әти-әниләргә, укытучыларга һәм  балаларга җылы теләкләрен җиткерде. 

-  Шушы тәүге бәйгегә районыбызның төрле авылларында яшәүче, берсеннән-берсе талантлы балалар катнашты. Матур эчтәлекле чыгышлар күрдек. Бәйгенең максаты – туган телебезне камиль дәрәҗәдә белү, балаларда сөйләм телен үстерү. Алга таба әлеге балаларны репспублика сәхнәләрендә күрәсе килә, – диде ул.

Зөлфия Ибраһимова. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев