Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Сыйфатлы хезмәт кенә көткән нәтиҗә бирә”

Бүген районыбыз укытучылары үзләренең август киңәшмәсен үткәрде.

Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә узган киңәшмә аеруча тантаналы, пафослы шартларда узды, бүләкләр дә, бүләкләнүчеләр дә күп булды. Ник дигәндә, 2023 ел -  Россиядә Укытучылар һәм остазлар елы. Быел да зурламасак, данламасак, кайчан хөрмәтләрбез укытучыларыбызны, тәрбиячеләребезне?! Россия Федерацияcе Президенты  Владимир Путин тарафыннан нәкъ менә шушы олугъ максатны күздә тотып игълан ителде дә бит ул. Киңәшмәнең укытучы һәм тәрбиячеләрнең еллык эшчәнлеген яктырткан видеофильм,  Россия Федерацияcе Мәгариф министры Сергей Кравцовның чыгышы белән башланып китүе дә тикмәгә түгел. Соңгысы,  бурыч-максатлар куюдан тыш, бүген укытучы өчен әһәмиятле булган яңалыклар, үзгәрешләр белән уртаклашты. Без аларның байтагын өлешчә район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова хисабында да, фикер алышуларда катнашкан  -  район прокуроры урынбасары Рәшит Ахунов, район мәгариф бүлегенең милли мәгариф буенча методисты Гөлфинә Сәхәбиева, районның Балалар иҗат үзәге директоры Зөлфия Мәхмүтова, “Беренчеләр хәрәкәте”  Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләти балалар һәм яшьләр хәрәкәте оешмасының Теләче бүлеге җитәкчесе Алия Сабирова һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф Идарәсе җитәкчесе Илгиз Халиков чыгышында да ишеттек.  

Киңәшмә турында тулырак район газетасыннан укый аласыз. 

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев