Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Табигатьне үзебез пычратабыз

Урамда ямьле көз хакимлек итә.

Яз һәм көз айларында яшәгән җиребезне чүп-чардан арындыру, ямьләндерү-үзе бер күңелле мәшәкать бит ул. Ләкин, бу табигатьне рәнҗетү хисабына булмаса иде. Кайберәүләр хуҗалыкларын җыештыралар да, төзелеш калдыкларын, бакча чүпләрен чыгарып аталар. Шушы көннәрдә без республиканың табигый ресурслар министрлыгы Үзәк территориаль идарәсенең өченче разрядлы белгече Ришат Билалов белән Алан авылы җирлегендә булдык. Төзек матур йортлар, чабылган капка төпләре белән беррәттән ямьсез күренешләр дә юк түгел. Берничә ел элек авыл башында чүплек урыны барлыкка китергән иделәр. Без әлеге урынга да барып карадык, “Чүп түгү тыела” дигән элмә такта куйганнар. Авыл халкының бирегә чүп ташламавы сөендерә. Ләкин авылның кайбер кешеләре үзләренә башка урын тапкан. Ширкәтнең черемәләре янына үзләренең бакча чүпләрен дә урнаштырырга урын җайлаган. Шундыйларның берсенә Ришат Билалов та тап булды.

 

Тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.
Эльмира Котдусова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев