Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

ТАТАРСТАН ГЕРБЫ КӨНЕ БЕЛӘН!

7 февраль - Татарстан Республикасы Дәүләт гербы кабул ителгән көн

Татарстан! Канат куя безгә
Ак барслы герб-туграбыз.
Сүнмәс кояш – уңыш, калкан – дәлил:
Корыч антыбызга тугры без.

Ак канатлы барс… Кул күтәреп,
Бердәмлеккә без сүз бирәбез!
Уң аяктан атлап, яңа көнгә,
Изге ният белән керәбез.

Җиде кыйтга – җиде тарафка без
Дуслык хисен уяу сакларбыз.
Кирәк булса, Идел-йортыбызны
Ак барстай, кыю якларбыз.

Татарстан гел бер адым алда,
Заман тизлегеннән калмаска.
Ак барслы туграсына тугры
Яңа буын килсен алмашка!

Сания ӘХМӘТҖАНОВА

Фото: https://gossov.tatarstan.ru/about/simvolika/gerb_rt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев