Теләчедә 2026 елгы сайлауларда иҗтимагый күзәтүчеләр өчен укулар узды
Район яңалыклары

Теләчедә 2026 елгы сайлауларда иҗтимагый күзәтүчеләр өчен укулар узды

«Киләчәк» яшьләр үзәгендә, быелгы сайлауларда катнашачак иҗтимагый күзәтүчеләр өчен укулар узды.

Спикерлар укуда катнашучыларга агымдагы сезонның катгый таләпләре һәм участокларда эшләүнең төп кагыйдәләре турында сөйләде, иҗтимагый контрольнең төп миссиясе – процедураларның үтә күренмәлелеген тәэмин итү һәм һәр сайлаучының мәнфәгатьләрен яклау икәнен аңлатты.  Шулай ук күзәтүчеләрнең функцияләре, аларга бирелгән хокуклар турында да  сөйләделәр.

Семинар барышында тавыш бирүнең барлык этаплары җентекләп тикшерелде: участокны әзерләүдән алып тавышларны санауга кадәр, күзәтүченең хокуклары һәм бурычлары, конфликтлы хәлләрне хәл итү мәсьәләсе һәм башкалар каралды.

Шулай ук анда катнашучылар сайлау законнары нигезләре, тавыш бирү барышын нәтиҗәле күзәтү өчен кирәкле гамәли биремнәр һәм күнекмәләр белән таныштылар.

Исегезгә төшерәбез, IX чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлаулар 2026 елның 18-20 сентябрь көннәрендә узачак.

 


Нет комментариев