Татарстанда яңа түләүле юл барлыкка килә
В республике

Татарстанда яңа түләүле юл барлыкка килә

Хөкүмәт М12 «Восток» автомагистраленең түләүле участоклары исемлеген арттырды. Исемлеккә Казанны әйләнеп узучы М-7 трассасына кадәр җиде километрлык ара кертелгән.

Бу участок өчен түләү Казан-Шәле М – 12 участогында (Р-239 дан алып «Шәле - Баулы» автомобиль юлы белән кисешкән урынга кадәр) алыначак. 

Автомобильчеләрдән җыелган акчаларны машина юлларын карап тотуга һәм куркынычсызлыкны тәэмин итүгә юнәлтү планлаштырыла.


Нет комментариев