Казанда яшәүче берничә хатын-кызга орлык урлау аркасында административ эшләр кузгатканнар. Бу хакта республиканың Юстиция министрлыгында хәбәр иттеләр.
Алар бу җинаятьне урланган үсемлекләр сатып алынганнарыннан яхшырак үсеп китә дигән сүз аркасында кылганнар.
Хокук бозучылар якынча бер яшьтәге хатын-кызлар булып чыкты. Казанның Совет судында узган суд утырышларында алар гаепләрен таныдылар һәм кылган эшләренә үкенделәр. Судья аларның һәркайсына 1 000 сум штраф салган.
Нет комментариев