Теләчедә Гошер җыелачак
Район яңалыклары

Теләчедә Гошер җыелачак

Татарстан Республикасында Диния Нәзарәте башлангычы белән гадәттәгечә гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясе старт алды.

25 сентябрь көнне Теләченең "Ихлас" мәчетендә гошер җыелачак. Аллаһ Тәгалә кабул итсен! 

Гошер – сәдаканың махсус төре, ул мөселман кешесенең, үстергән уңышын җыеп алганнан соң, аның уннан берен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт. Гошер сәдакасының мәҗбүри булуы хакында “Әл-Бәкара” (Сыер) сүрәсенең 267 нче аятендә әйтелә: “И, иман китерүчеләр! (Кәсеп итеп) Тапканнарыгызның иң яхшыларын (хәләлләрен) һәм Безнең сезнең өчен җирдән чыгарган нәрсәләребездән (садака итеп) сарыф итегез...” 

 


Нет комментариев