Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында экологик акцияләр еш уза

Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында даими рәвештә төрле экологик акцияләр уздырылып килә.

Шуларның чираттагысы “Чүпне чүп савытына ташлагыз” исеме астында үтте. Табигатьне саклау һәм экологик аңны үстерү максатыннан оештырылган уникаль проектта бакчада йөрүче барлык балалар һәм аларның әти –әниләре катнашты.Акция вакытында балалар, төрле төстәге плакатлар белән, чүп-чарны сортларга аеру һәм аны утильләштерүнең мөһимлеге турындагы белемнәре белән уртаклашырга, районыбыз урамында урнаштырылган чүп савытлары янына чыктылар.

Ата-аналар, инициативаны хуплап, үзләрендә остаз ролен сынап карадылар: балаларга калдыкларны ничек дөрес ташларга һәм ни өчен экологиянең шулкадәр мөһим икәнен аңлаттылар."Чүпне чүп савытына ташлагыз" акциясе - безнең планетада чиста киләчәк формалаштыруда мөһим адым. Бергәләп табигатькә карата мәхәббәт, хөрмәт һәм җаваплылык хисен үстерик. Һәрберебез әйләнә-тирәбезне чистартуга,авылыбызның матурлыгын арттыруга һәм экологияне саклауга өлеш кертәргә бурычлы икәнен онытмыйча яшәсәк иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев