Туган телем
Район яңалыклары

Туган телем

Якташларыбыз иҗаты

Туган телем

Татар телем — татлы телем,
Син бит минем туган телем.
Синнән башлап гомер иттем,
Синен аша алдым белем.

Ерак бабалардан күчкән миңа
Иң изге телем — татар телем
Әманәт итеп бирелгәндер
Анам теле — татар телем.

Еракларга китсәм йөр,
Онытмамын туган телем,
Хакым юк онытырга
Ата-баба телен — татар телем.

Күпме сине сытсалар да,
Күпме сине сатсалар да,
Мәңге яшә,  туган телем,
Мәңге яшә, татар телем!

Әнисә Миңнебаева, август, 2021 ел.


Нет комментариев