Укучыларны һәм укытучыларны әлеге зур җиңүләре белән котлыйбыз!
Район яңалыклары

Укучыларны һәм укытучыларны әлеге зур җиңүләре белән котлыйбыз!

28 - 30 гыйнвар көннәрендә Казан шәһәрендә рус телендә белем алучы укучылар арасында татар әдәбияты буенча олимпиаданың йомгаклау Республика этабы үтте.

Биредә Теләче урта мәктәбеннән  3 укучыдан торган команда катнашты. Теләче урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Фәләхиева Зөбәйдә һәм 11 сыйныф укучысы Ибраһимова Эльмира призер булдылар! Укытучылары: Сәлманова Гүзәлия Рафик кызы,  Асадуллина Зөлфия Наил кызы. Укучыларны һәм укытучыларны әлеге зур җиңүләре белән котлыйбыз! Алга таба зурдан-зур уңышлар телибез!


Нет комментариев