Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ветераннар җыйналды

Район хакимиятенең актлар залында район ветераннар Советы җәмгыятенең җыелышы узды.

Очрашуда район башлыгы Нәҗип Хаҗипов үзе дә катнашты. Район ветераннар җәмгыяте җитәкчесе Шамил Бурганов  җәмгыятьтә эшләүче комиссияләрнең исемнәре һәм аларның составы белән таныштырып узды. “Әлеге комиссияләр исем өчен генә булмасын иде, аларның эшчәнлегеннән күп нәрсә тора”,-диде. Очрашу барышында  вакцинация мәсьәләсе дә күтәрелде. Бу уңайдан җәмгыятнең эшчәнлеген тагы да яхшырту бурычы куелды.  Районның сугыш ветераннарының тормыш-көнкүреше белән даими рәвештә  кызыксынып, алар белән хәбәрдә тору  кирәклеге кабат искәртелде.

Эльмира Әхмәтҗанова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев