Хезмәтебез – ярдәм кулы сузу
“Родник” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге декада уңаеннан инвалид балалар катнашында төрле чаралар оештырып, аларны котлап, матур теләкләр теләп, кулдан килгәнчә ярдәм кулы сузарга тырышалар.
Күптән түгел генә уздырылган чара шуның ачык мисалы булып тора. Төрле мастер-класслар, аниматор, балаларның чыгышы, татлы күчтәнәчләр – барысы да алар өчен иде.
Безнең балалар арасында барысы да актив һәм иҗади, әмма Галимов Мөхәммәд турында аерым язып үтәсе килә. Аңа нибары 12 яшь кенә булса да, ул нинди генә конкурсларда һәм проектларда катнашмады. Балалар бакчасына йөргән вакытта ук райондагы барлык чараларда катнашты. Хәзер Теләче мәктәбендә белем ала. Шуңа да карамастан район, республика һәм бөтенроссия конкурсларында актив катнашуын дәвам итә. "Нәфис сүз"номинациясендә I дәрәҗә, "Декоратив-гамәли иҗат" номинациясендә 1 урынлы дипломнары, "Җилләр Розасы","Якында гына Яхшылык" җиңүчесе дипломнары, "Социаль проектлар" номинациясендә "Идеядән проектка кадәр" тикшеренү һәм проект эшләре ачык республика конкурсының I дәрәҗә дипломы һәм бочча дисциплинасы буенча спорт Беренчелегендә 1 урынны яулаучы дипломнары бар. Аның барлык сертификатларын, грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын барлык юнәлешләрдә һәм номинацияләрдә санап чыгу горурлык уята. Моны ул бик зур теләк белән, чын күңелдән эшли. Әлбәттә, аның барлык башлангычларында төп һәм тугры дусты булып әнисе тора. Ә әни турында язу-аның язмышы, тормышы һәм бетмәс-төкәнмәс иҗади энергиясе турында язу, үзе бер тулы хикәя.
“Родник”гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев