Ягез әле , егетләр
Район яңалыклары

Ягез әле , егетләр

Ватанны саклаучылар көне алдыннан, 19 февраль көнне Айдар авыл мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә яшьләр арасында “Ягез әле, егетләр!” дип исемләнгән КВН-кичә үткәрелде.

Төрле сынаулардан торган бу ярышта дүртәр кешедән торган “Заман” һәм “Яшьләр” командалары көч сынаштылар. Һәр конкурс биремнәре егетләрне җитезлектә, уңганлыкта , шаянлыкта, тапкырлыкта сынады. Ә ярышлар арасында дәртле җырлар, биюләр, нәфис сүз бәйрәмебезгә ямь өстәде.  КВН-кичәдә катнашучы егетләрне жюри лаеклы бәяләп, нәтиҗәләр ясады. Бәйрәм күтәренке рухта узды.


Нет комментариев