Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яшь картингчыларыбыз янәдән җиңүчеләр исемлегендә

Бүген, ягъни 13 ноябрь көнне, муниципаль район Советының утырышлар залында, 31 октябрь көнне Кукмарада картинг ярышларында өченче урынны яулаган яшь картингчыларыбызга Теләче муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Бүләкне ияләренә муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов тапшырды. Команда составын түбәндәге укучылар тәшкил итә: Инсаф Галиуллин (“Минск – 125” классы), Сәит Заһидуллин (“Стриж” классы), Тимур Шәйдуллин (“Хонда – 270”классы), Руфинә Гарифуллина (“Хонда – 200” классы), Данис Сәхәбиев (“Хонда – 200” классы). Данис Сәхәбиев әлеге ярышларда – беренче, Тимур Шәйдуллин – өченче урынны яулады. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев