Кадерле дуслар! Теләче җирлекара китапханәсе күренекле татар шагыйре һәм Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган «Җырым белән җиңдем дошманны» исемле акциядә катнашырга чакыра!
Акцияне үткәрү вакыты: 12 гыйнвардан 12 февральгә кадәр.
Акциядә 5 яшьтән алып теләге булган һәркем катнаша ала.
Муса Җәлил әсәрен тулысынча яки өзеген яттан башкарып (татар һәм рус телләрендә) видеоролик яздырып, 89393611935 номерына җибәрүегез сорала.Чыгышның дәвамлыгы: 3 минутка кадәр.
Видеороликны җибәргәндә катнашучының ФИОсын, яшен, әсәрнең исемен, авторын күрсәтүегез сорала. Шулай ук Теләче үзәк китапханәсенең ВК битенә язылуыгыз хупланыла. Барлык катнашучыларга да электрон сертификатлар җибәреләчәк.
Белешмәләр өчен телефон: 89393611935
Нет комментариев