Новости со всего света рубрикасы буенча яңалыклар
-
"Быел язгы ташу куркыныч булыр дип көтелә.."
Казан Башкарма комитеты: Быел язгы ташу куркыныч булыр дип көтелә. Казанда кар катламының калынлыгы уртача 68 сантиметр тәшкил итә. Бу еллык уртача күрсәткечләрдән 23 процентка артыграк.
-
Янгын сүндерүчеләр Казанда яна торган тугыз катлы йорттан биш кешене коткарганнар
Янгын Фучик урамындагы йортның бер фатирында булган.
-
Укытучы миллионга кызыгырмы?
Россиядә авыл мәктәпләренә 12 мең педагог җитми. Мәсьәләне 2020 елда гамәлгә керәчәк “Авыл укытучысы” дип аталган программа ярдәмендә хәл итмәкчеләр. Авылга күченергә риза булучыларга бер миллион сум бирергә җыеналар. Акча белән генә саланы яраттырып булырмы? Мәктәпләр ябылып беткәч, кайтучысы табылырмы?
-
Пенсионерлар яшәү минимумыннан югарырак күләмдә социаль өстәмә алачак
Индексация суммасы пенсиягә социаль өстәмә түләү күләмен яңадан карау барышында исәпкә алыначак.
-
Уебызда сабыйлар гына...
Узган атнаның җомгасында Кукмара районының Яңа Сәрдек авылында ут чыгып, Миңнемуллиннар гаиләсенең йорты-җире, маллары янып бетте. Мондый очраклар булгаласа да, янгында 3 һәм 6 яшьлек малайларның һәлак булуы бөтен республиканы шаулатты.
-
Татарстанның Питрәч районында фермага ут капкан
«Кызыл әтәч» 60 квадрат метр мәйданда ферманың түбәсен юк иткән.
-
Татар блогерлары ничек лайк җыя һәм язылучылары өчен елыймы, көләме, сүгәме, сүгенәме?
Instagramда татар блогерлары булып теркәлүчеләр саны көннән-көн арта. Алар һәрберсе язылучыларына оригиналь, мәзәк, сәер видеолар, постлар тәкъдим итәләр. Без соңгы елларда барлыкка килгән кайбер татар блогерларын барладык, максатларын белештек, 2019 елда Instagramда татар теле актуаль булачакмы, русчага күчмиләрме дип сораштык.
-
Эшкә яраклы яшьтәге хатын-кызлар нидән үләләр?
Россиядә эшкә яраклы яшьтәге хатын-кызлар үлеменең төп сәбәпләрен атадылар. 2017 елда яман шеш һәм яман булмаган шешләрдән эшкә яраклы яшьтәге 19,6 мең хатын-кыз үлгән.
-
Төшерәм, балагызны карагыз!
Укучыларга ярый, ә нигә укытучыларга ярамый? Дәрескә әзерләнмәгән укучыларны видеога төшереп, әти-әниләренә җибәргән Чаллы укытучысының гамәле турында интернетта шулай дип фикер алышалар. Күңелсезлекләрдән котылу өчен сыйныф бүлмәләренә камера урнаштырырга тәкъдим итүчеләр дә бар. Моның белән генә бу хәлләргә чик куеп булырмы?
-
Офистан биш миллион сум акча урлаганнар
Полицейскийлар караклар офиска үтеп кергән урында авыр чүкеч һәм балта табып алган.
-
“Кул эшләренең бәясе югарырак булырга тиеш”
Алсу Нигъмәтҗанова – кул эшләре белән җенләнгән кеше. Нәрсәгә тотынса да булдыра ул: сәйләннән бизәкләр дә эшли, махсус материалдан чәчәкләр ясый, тортлар пешерә, сабын кайната, кирәк икән, чигеп тә куя... Бүген исә яшьләрне аның чуклы алкалары, ясалма таштан ясалган таҗ, беләзек, муенса, түштамга ише әйберләре кызыксындыра.
-
Владимир Путин пенсия буенча түләүләрне яңадан исәпләргә кушты
2019 елдан башлап тиешле түләүләр яңадан исәпләнәчәк, алынып бетмәгән акча кире кайтарылачак.
-
Россиядә самолетка утырганда электрон талон файдаланырга рөхсәт иттеләр
Пассажирларга электрон талон куллану мөмкинлеге турында авиакомпания хәбәр итәргә тиеш була.
-
Россиядә ГМОлы продуктлар җитештерүне рөхсәт итмәячәкләр
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында ил ГМОдан башка гына яши алачак дип ышаналар.
-
Улына әти-әни эзләгән Айгөл Фазыйлова сәламәтлеге турында яңа хәбәр җиткерә
9 февральдә Айгөл Фазыйлова ВКонтакте сайтындагы төркемендә үзенең сәламәтлеге турында хәбәр белән уртаклашкан. Ул тыны кысылуга зарланган, әмма куркыныч түгел икәнлеген язган. 12 февральдә Айгөл Фазыйлова Казанда химия терапиясенең тагын бер курсын ала башлый. Моңа кадәр ул ял иткән. Улы белән дус кызларында Әлмәт шәһәрендә кунакта булган.