Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Россиядә самолетка утырганда электрон талон файдаланырга рөхсәт иттеләр

Пассажирларга электрон талон куллану мөмкинлеге турында авиакомпания хәбәр итәргә тиеш була.

Самолетка утырганда кәгазь урынына электрон талоннар кулланырга рөхсәт итә торган боерык РФ Юстиция министрлыгы тарафыннан теркәлгән. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы РФ Транспорт министрлыгына сылтама ясап хәбәр итә.

«Хәзер рейска мөстәкыйль рәвештә онлайн-теркәлү вакытында пассажирга электрон талон биреләчәк. Аның белән аэропортның стериль зонасына үтеп булачак. Мондый талон аэропортта тикшерү мәгълүматлары электрон базасын һәм штрих-кодны сканерлый торган җайланманы үз эченә алган мәгълүмати система булган очракта кулланылырга мөмкин», - диелә Транспорт министрлыгы хәбәрендә.

Авиакомпаниядә пассажирларга электрон талон куллану мөмкинлеге турында хәбәр итәргә тиешләр. Аэропортта кәгазь талон алу опциясе сакланачак.

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев