Төшерәм, балагызны карагыз!
Укучыларга ярый, ә нигә укытучыларга ярамый? Дәрескә әзерләнмәгән укучыларны видеога төшереп, әти-әниләренә җибәргән Чаллы укытучысының гамәле турында интернетта шулай дип фикер алышалар. Күңелсезлекләрдән котылу өчен сыйныф бүлмәләренә камера урнаштырырга тәкъдим итүчеләр дә бар. Моның белән генә бу хәлләргә чик куеп булырмы?
Дөрес, видеоязманы интернетка укытучы урнаштырмаган. Укучының педагогның гамәленә җәмәгатьчелекнең нинди бәя бирүен беләсе килгән. Янәсе, болай эшләү укучыларны түбәнсетә, кимсетә. Чаллы шәһәренең мәгариф идарәсе башлыгы Винер Харисов та гаугага карата үз фикерен белдергән. “Мәгариф оешмасы ул җәмәгать урыны булып санала, анда фотога да, видеога да төшерү тыелмый. Укытучы видеоны социаль челтәргә куймаган, бары эш өчен кулланган. Дәресне анализлау, кимчелекләрне бетерү өчен файдаланырга мөмкин”, – дигән идарә башлыгы.
Социаль челтәрдәге ”Подслушано у учителей” төркемендә ил укытучылары автокалада булган хәл турында сөйләшә. Мөгаллимнәр тәртипсезләрне, шукларны видеога төшерә аламы, дигән сорауга җавап эзли. Берәүләр, укытучы бала дәрәҗәсенә төшәргә тиеш түгел, дисә, икенчеләр укытучыны хурлау урынсыз дип саный. Кайбер укытучылар өчен видеокамерага төшерү яңалык түгел. “Мин аларны инде берничә ел төшерәм. Укучылар шунда ук ефәккә әйләнә”, – дип язган Калининградтан бер укытучы. Андыйлар тагын бар. ”Контроль эш барып чыкмагач, биремне кабат аңлаттым. Берәүләр рәсем ясый, икенчеләр каләмен кимереп утыра. Шул вакытта камераны кабыздым да: “Мин дәрес аңлатам”, – дип әти-әниләргә мөрәҗәгать иттем. Үз балагызны читтән карагыз дип, әти-әниләренә җибәрдем. Хәзер тәртипсезләнә башласалар, тизрәк телефонны күрсәтәм, – дигән Сочи укытучысы.
Укытучыга дәрестәге хәлләрне видеога төшерү килешәме? Арча педагогика көллияте директоры Лилия Мусина әйтүенчә, бу очракта укытучы камераны тәрбия ысулы буларак кулланган. “Тыңлата алмаудан бу. Педагогика уку йортларында булачак укытучыларны әдәп кагыйдәләренә дә, психологиягә дә өйрәтәләр. Бәлкем, мондый адымга баручы укытучылар ул теманы өйрәнеп бетмәгән булгандыр, бәлкем, тәҗрибә җитмидер... Укытучының төп коралы ул – сүз. Шуның аша уртак тел табарга, дәрестә күбрәк белем бирергә тырышырга кирәк. Ул чакта видеога төшерергә вакыт калмаячак, – ди ул. – Казан мәктәбендә эшләгәндә, өй эшен эшләмәүчеләргә “2ле”ләр куйгаладым. Янәсе, икенче көнне укып киләчәкләр. Шуннан соң директор урынбасары чакыртып алды да: “Бу начар билгеләрне ни өчен куйдың?”– дип сорады. Дәрескә әзерләнеп килмәгәннәр бит, дидем. Ә ул: “Сез алар аны өйрәнсен өчен нәрсә эшләдегез?” – дип сорады. Бернәрсә дә әйтә алмадым. Бу сүзләрне мин беркайчан да онытмыйм. Сере гади – бала белән уртак тел табарга кирәк”.
Татарстан балалар оешмалары рәисе Тимерхан Шәйхетдинов, бүген балалар да, җәмгыять тә башка, ди. “Соңгы утыз елда бала хокуклары темасы еш яңгырый башлады. Яшьләр еш кына, минем хокукларым бар, дип күкрәк кагарга ярата. Монысын әйтә беләләр, ә бурычларын белмиләр. Менә шуның аркасында мәктәпләрдә күңелсез хәлләр килеп чыга. Мәктәпнең уставында бурычлар турында язылган. Сыйныф сәгатьләрендә укучыларга шуны аңлатырга кирәк. Бала тыңламый дип, видеога төшерергә кирәкми. Бәлкем, әти-әнисен дәрескә чакыртып караргадыр? – ди Тимерхан Шәйхетдинов. – Гаеп укучыда гына түгел. Өлкән укытучылар искергән алымнарны бүген икенче дәүләттә яшәгән замана балаларына аңлатырга тырыша. Мин һич кенә дә совет системасындагы уку-укытуны начар димим. Әмма аны үзгәртеп кертергә кирәк”.
Ике яктагы проблемаларны укучының кулыннан телефонны алып яки сыйныф бүлмәсенә видеокамера куеп кына хәл итеп булачак. Күпләр әнә шундыйрак фикер әйтә. Рәхәт тормыштан түгел бу. Моны укытучыга да, укучыларга да ышаныч бетү дип аңларга кирәк.
Тимерхан Шәйхетдинов та камералар кую яклы. “Тагын 10-15 елдан алар гадәти җиһазга әйләнәчәк. Әйтик, сыйныф тактасы кебек. Моннан куркырга кирәкми. Дәрестә бит куркыныч хәлләр булмый. Видеокүзәтү җайланмалары гаделсезлекләрне ачыкларга ярдәм итәчәк”, – ди ул. Республиканың Мәгариф һәм фән хезмәткәрләре һөнәр берлеге рәисе Юрий Прохоровның фикере башкачарак. “Күзәтү өчен түгел, балаларның, укытучыларның куркынычсызлыгы өчен куярга каршы түгел. Әгәр бала фәнне белми икән, бу – уртак бәла. Укучыныкы да, укытучыныкы да. Ә укучыны дөрес җавап бирмәгән өчен видеога төшерү бу этик кагыйдәләрне боза. Республикада моңа кадәр дә камералар урнаштыру турында сүз булды, әмма күпләр ризалашмады”, – ди Юрий Прохоров.
Фото: архив/Рамиль Гали
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев