Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Капкачы Владислав Подъяпольский “Ак Барс”та беренче "коры" уенын үткәрде

“Ак Барс” командасы “Северсталь”не 0:2 исәбе белән җиңде.

Бүген “Ак Барс” Череповец шәһәрендә “Северсталь”командасын 0:2 исәбе белән җиңде. Шул исәптән, капкачы Владислав Подъяпольский тырышлыгы белән “Ак Барс” капкасына бер гол да кермәде.

Беренче период. Уникенче минутта, күпчелектә уйнап, Джастин Азеведо пасы белән Роб Кликхаммер алка кертте, “Ак Барс” командасы алга чыкты (0:1). Ундүртенче минутта Пол Постма бәрүеннән соң Иржи Секач икенче алканы кертте, моңа хәтле бу уенчының “Северсталь” капкасына бер алка да керткәне булмаган (0:2). Беренче егерме минутлыкта чит ил хоккейчылары активлыкларын күрсәтте.
Икенче һәм өченче периодла алкасыз үтте.

Командалар составы:
“Северсталь”:
Фурх (Магарилов);
Эштон – Бойчак – Гераськин, Кулда – Куляш;
Вовченко – Трубачёв – Лапин, Корнеев – Васильев;
Рябин – Яшин – Щербина, Макаров – Калашников;
Монахов – Карлин – Захарчук, Сычушкин – Лекомцев.

"Ак Барс":
Подъяпольский (Шарыченков);
Секач – Ландер – Азеведо, Педан – Постма;
Зарипов – Ткачев – Галиев, Юдин – Абросимов;
Лукоянов – Попов – Потапов, Яруллин – Марков;
Клинкхаммер – Бурмистров – Глухов (Кара).

11 октябрь “Ак Барс” Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда Мәскәүнең “Спартак” командасын кабул итәчәк. Уен 19:00 сәгатьтә башлана.

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев