Татарстан Республикасы буенча Эчке Эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, 2026 елның 16 октябреннән 29 октябренә кадәр бөтен республика территориясендә «Исерек машина йөртүче» профилактик чарасы уздырылачак. Бу хакта безгә районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Илнур Каримуллин аңлатып узды.
- Транспорт чарасын исерек килеш йөртү Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның иң куркыныч очракларыннан берсе булып тора. Алкоголь һәм наркотиклар кулланып исергән машина йөртүче юл вәзгыятен вакытында бәяләү, аның үзгәрүенә дөрес җавап бирү, куркынычсыз тизлекне һәм дистанцияне сайлау сәләтен югалта. Мондый сәфәрләрнең нәтиҗәләре еш кына машина йөртүченең үзе өчен дә, пассажирлар, җәяүлеләр һәм башка юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен дә фаҗигале була. Аварияләрне тотрыкландыру, исереклек билгеләре булган машина йөртүчеләр катнашында һәлакәтләрне кисәтү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны булдырмау максатларында юл-патруль хезмәте экипажлары машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерәчәк.
- Ә нинди җаваплылыклар каралган?
- Дәүләт автоинспекциясе закон нигезендә Россия Федерациясе транспорт чарасын исерек хәлдә идарә иткән өчен, транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан 1,5 елдан 2 елга кадәр мәхрүм итеп, 45 мең сум күләмендә штраф рәвешендә административ җаваплылык каралган (12.8 маддәсенең 1 өлеше һәм 12.26 маддәсенең 1 өлеше РФ КоАП). Транспорт чарасы белән исерек хәлдә кабат идарә иткән өчен җәза 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителәчәк.Моннан тыш, гаепле кешенең транспорт чарасы, судның гаепләү карары нигезендә, конфискацияләнергә мөмкин.
- Ә кемдер исереклек билгеләре булган кешенең руль артына утыруының шаһиты булса?
- Әгәр сез исереклек билгеләре булган кешенең руль артына утыруына яисә транспорт чарасы белән идарә итүенә шаһит булсагыз, бу хакта кичекмәстән 112, 02 яки 8(845) 5555888 телефоннары буенча полициягә хәбәр итәргә кирәк. Дәүләт автоинспекциясе гражданнарны руль артында эчкечелек проблемасына битараф калмаска чакыра!
Нет комментариев