Өченче номерлы балалар бакчасында маскировка челтәре үрәләр
Район яңалыклары

Өченче номерлы балалар бакчасында маскировка челтәре үрәләр

Теләченең өченче номерлы балалар бакчасы хезмәткәрләре Махсус хәрби операциядә катнашучыларга мөмкин булганча ярдәм күрсәтүне дәвам итә.

Бу көннәрдә район штабына әлеге  балалар бакчасы коллективы үргән әзер маскировка челтәрләре тапшырылды. Биредә аларны ясау буенча эш даими рәвештә алып барыла. Педагоглар һәм балалар бакчасы персоналы эш вакытыннан соң җыелып, хәрбиләребез өчен ышанычлы яшеренү урыннары булдыру өчен бердәм тырышлык куялар.


Нет комментариев