Авылым – Олы Мишә
Туган ягым минем – Олы Мишә,
Урамнары озын һәм тигез,
Йортлары да төзек, балкып тора,
Юктыр анда җимерек бер нигез.
Һәрбер йортның, өй каршында бакча -
Гөл-чәчәккә алар күмелгән.
Тормышыбыз яхшы, шөкер диеп,
Җырлап яши, халкы, күңелдән.
Җыр-моңга бай халык яши бездә,
Көрәшне дә чит-ят итмиләр.
Хуҗалыкта күпләп мал асрыйлар,
Беркемнән дә ярдәм көтмиләр.
Челтерәп аккан чишмәләре дә бар
Басу-кырлар, торлау сулары.
Авылыма якын урманы да,
Каз-үрдәккә инеш буйлары.
Шигырь юлларына сыямени
Туган якның, сихри ал таңы!
Күреп, тоеп, илһам алып яшим
Мөһим түгел миңа калганы.
Рузалия Газизова, Олы Мишә авылы, 13.10.2026
Нет комментариев