Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Казанга Астана – Париж веломарафонында катнашучылар килде

Пилотлары белән парлап 16 күрмәүче 5 мең чакрым араны, 30 шәһәр һәм 6 илне узачак.

Казанга 4 августта Астанада старт алган “Чикләрсез спорт” социаль проекты Blind Race Astana – Paris күрмәүче катнашучылары килде. Сәяхәт вакытында 16 марафончыга 5 мең чакрым араны, 30 шәһәр һәм 6 илне узарга кирәк булачак.

Веломарафонда катнашучы Ильяс – яртылаш татар, яртылаш – немец. Ул бөтенләй диярлек күрми. Аның үз гаиләсенең тамырлары булган җирне күрәсе килгән. “Минем Казанны тотып карыйсым, аның һавасые сулыйсым, тәмен тоясым килә. Бу минем хыял иде. Татарстанда су бик тәмле, миңа монда ризыклар бик ошады”, - диде Ильяс.

Күрмәүчеләр велотандемнарда бара – руль артында күрә торган пилот, аның артындагы кеше “стокер” дип атала. Проект булдырылганнан бирле анда катнашучылар атна саен күнегүләр уздырган.

 

“Чикләрсез спорт” социаль проектын һәм веломарафонны оештыручыларның берсе - Данияр Базарбек. Ул өч ел элек проектта абыйсы һәм берничә дусты гына булуын әйтте. “Хәзер безне беләләр. Команда 16 кеше составында Астанадан Парижга бара”, - диде ул. 

 

Фото: Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев