Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

“Бик усал иде”: Салават Фәтхетдинов тагын журналистларны сүгә

“Бик усал иде”: Салават Фәтхетдинов тагын журналистларны сүгә

Салават Фәтхетдинов быел утызынчы мәртәбә концерт сезонын уздыра. Шушы истәлекле вакыйга алдыннан җырчы берничә тапкыр журналистлар белән очрашты. Каләм ияләре Салават Зәкиевич янында авызны үлчәп ачарга кирәклеген белә. Журналист Зөһрә Садыйкова да шундый фикергә килгән. Үзенең бу темага кагылышлы уйларын ул инстаграмда язган.

“Теге юлы да журналистларны сүгеп башлаган иде. Бу юлы да шулай. Узганында акыллы сораулар бирегез, дисә, монысында баштан ук “Әгәр “Татар моңы” сезгә кызык тугел икән, чыгып китегез” дип әйтеп куйды. Бик усал иде. Салават Зәкиевич күңелендә яхшы журналист буларак истә каласың килсә, моң, милләт, тел, тәрбия, спорт турында гына сорарга кирәк. Оригиналь түгел, аның каравы син акыллы журналист буласын” дип яза ул.

 

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X