Реклама
Татарстанда беренче татар мюзиклы төшерелә башлады. Сценарий авторы Марат Кәбиров. Мюзиклны Илшат Рәхимбай төшерәчәк. Артистлар сайланган, әмма әлегә финанслар ягы хәл ителмәгән. Әлегә фильмның тизеры әзерләнәчәк. Мюзиклның эшче исеме – “Әпипә”.
Сюжетның үзәгендә – “Әпипә” исемле кызлар музыкаль төркеме һәм аларның гастрольләре. Мюзиклда нигездә эстрада артистлары катнаша, дип хәбәр итә Кызык-мызык төркеме.
Анда Дилә Нигъмәтуллина, “Зөләйлә” кызлары, Алсу Әбелханова һәм башкалар төшәчәк. Җырчы кызларның шоферы ролендә – Фирдүс Тямаев.
Чыганак: https://tatar-today.ru/2018/08/32399/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз