Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Салават Фәтхетдинов: “Акча белән чыккан җырчы ничек чыга, шулай кереп китә ул"

Жюри әгъзасы фикеренчә, “пентатоника” көй нигезенә корылган әсәрләрне татарлар һәм башкортлар гына башкара ала.

“Татар моңы” конкурсының жюри әгъзасы рәисе Салават Фәтхетдинов “Татар моңы” Халыкара конкурсы буенча фикерләре белән уртаклашты. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры үткәргән "Татар моңы-2018" Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсының гала-концертына багышланган матбугат конференциясе барышында сөйләде.

“Бүгенге көндә мең ярым җырчы һәм артист арасында үзеңнең урыныңны табу бик авыр. Чөнки җырлау стиле, музыка юнәлешләре бихисап. Мин халыкны мәгънәсез дип әйтә алмыйм, тик без тере Илһам Шакировны онытып барабыз! Хәзерге вакытта аның хәле ничек, ул нинди халәттә икәнен кем әйтеп бирә ала? Соңгы елда кем аның янында булды? Бу дөрес хәл түгел. Ул исән булганда, аны кадерләргә, яратырга кирәк. Әлфия Авзалова үлгәннән соң да, бер ел аны мактадык, аның турында сөйләштек һәм оныттык. Хәния Фәрхи дигәндә, хәзер ярый “Хәния Фәрхи” проекты калды, аның исеме белән әле нәрсәдер эшләп була. Бу – мөнәсәбәт түгел, минем башка сүзем юк”, - диде Салават Фәтхетдинов.

Салават Фәтхетдинов “Татар моңы” конкурсының аермасы нәрсәдә икәнлеген аңлатты. “Бездә шундый оешмалар бар: икешәр йөз кеше җыялар да, дүрт самолетка төялеп, татарларны эзләп чыгып китәләр. Ә “Татар моңы” конкурсына чит ил татарлары үзләре килә. Алар катнашып, монда калыр дигән зур өмет бар”, - ди ул.

“Акча белән чыккан җырчы ничек чыга, шулай кереп китә ул. Аның сәхнәдә гомере бик кыска. Акчага сатып алган әйбер озак тора алмый. Талантны сатып алырга мөмкин түгел. Акча белән ерак бара алмассың”, - дип белдерде җырчы.

 

Салават Фәтхетдинов артистларның хәзерге эстрада вазгыятенә аерым тукталды. “Беренчедән, яшьләрне телефон бәйлелегеннән тыярга кирәк. Аларга кул селкергә, кычкырырга булсын. Артист башкарган җырның сүзләре дә мөһим түгел аларга. Хәзер ритм башка. Өч нотадан торган җырларга мин каршы. Андыйлары да булсын, яшьләрнең үзенең юнәлеше бар, әмма алар бу “юләрлек”не беренче урынга чыгарырга тәкъдим итә бит. Алар үз урыннарында җырласын, ә кем яхшырак җырлый дип бәйләргә кирәкми. Һәркемнең үз урыны булырга тиеш. Мин сау-сәламәт булганда беркемне кимсетмим дә, кыерсытмыйм да. Миңа ошаган һәм ошамаган әйберләр бар, мин һәрвакытта да үземнең фикеремне әйтәм”, - диде ул.

“Татар җырларыбызны саклауны яшьләрдән башларга кирәк. “Пентатоника” дигән төшенчә бар, аны татарлар һәм башкортлар гына булдыра ала. Башка беркем дә безнең кебек җырлый алмаячак. Тарихның бер үзлеге бар: ул кабатлана. Тилеләнербез, тилеләнербез дә аннан соң хакыйкатькә кире әйләнеп кайтырбыз. Мин шулай уйлыйм”, - диде Салават Фәтхетдинов.

“Мин һәрвакытта да канәгать түгел, шул исәптән үземнән дә. Мин күбрәк спортка кирәкме, әллә мәдәнияткәме – әйтә алмыйм, минем гел иллегә илле булды. Мин элек спортсмен булдым, хәзер улым спорт белән шөгыльләнә, тагын ике арада йөри башладым. Мөгаен, сәнгатькә, мәдәнияткә мин күбрәк кирәктер, шуңа да карамастан, спорт минем икенче тормышым”, - дип нәтиҗә ясады Салават Фәтхетдинов.

Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев