Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Татарстан Президенты җырчы Ландыш Нигъмәтҗановага мактаулы исем бирде

Җырчы яраткан тыңлаучыларына, «Барс-Медиа» компаниясенә, Хөкүмәт җитәкчелегенә рәхмәт әйтә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җырчы Ландыш Нигъмәтҗановага Татарстанның атказанган артисты исеме бирү турындагы Карарны имзалаган. Бу турыда Ландыш Нигъмәтҗанова социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә хәбәр итте.

"Музыка сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен Ландыш Нигъмәтҗановага Татарстанның атказанган артисты исеме бирелә" диелгән Карар текстында.

"Бүген мин сезнең белән зур шатлыгымны бүлешәсем килә. Татарстан Республикасы Пезиденты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Карары белән миңа Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде", — дип яза Ландыш инстаграмдагы сәхифәсендә.

Җырчы яраткан тыңлаучыларына, "Барс-Медиа" компаниясенә, Хөкүмәт җитәкчелегенә рәхмәт әйтә.

Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X