Әгерҗедә 500 урынлык яңа мәктәп төзүгә 701 млн сум акча юнәлдереләчәк. Проектның кирәклеге 1936 елда төзелгән 1 нче гимназия бинасының авария хәлендә булуы белән бәйле.
Мәктәп янында шулай ук мәгариф, спорт һәм мәдәни-ял итү инфраструктурасы булган күп функцияле үзәк төзү планлаштырыла. Мәктәп һәм үзәк төзелешенең гомуми бәясе 1,3 млрд сум тәшкил итәчәк.
Проект буенча подрядчы итеп «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе»дәүләт казна учреждениесе билгеләнгән.
Чыганак:татаринформ.
Нет комментариев