Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

“Ак Барс” банкы мәгълүмати һөҗүмдә гаеплеләрне тапкан, әмма җәзага тартмаган

Социаль челтәрләрдә ялган мәгълүмат таратучыларның максаты шантаж ясау һәм гаделсез көндәшлек, диде банкның Директорлар советы рәисе Валерий Сорокин.

“Ак Барс” банк хезмәткәрләре социаль челтәрләрдә банк ябылуы турында мәгълүмат таратуда гаепле кешеләрне тапкан, әмма аларга җәза бирмәгәннәр. Бу турыда “Ак Барс” банкының Директорлар советы рәисе Валерий Сорокин сөйләде.

“Без мәгълүмати һөҗүм белән шөгыльләнүчеләрне ачыкладык, әмма алар җинаять җаваплылыгына тартылмады”, - диде банк вәкиле.

Хәзер банкта махсус төркем оештырылды. Алар һөҗүмнәрне күзәтәчәк һәм бу вәзгыять турында алдан әйтергә тырышачак, диде "Ак Барс” банкы Директорлар советы рәисе.

Валерий Сорокин сүзләренчә, ялган мәгълүмат таратучыларның максаты - шантаж ясау һәм гаделсез көндәшлек.

“Соңгы вакытта татарстанлылар мондый мәгълүматны җитди кабул итми. Төп аудитория өчен бу кызыклы булмый башлады”, - диде Валерий Сорокин.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов/Татар-информ

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев