Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Быел Татарстанда аграрийларының икмәк һәм сөт сатудан кереме 6 млрд сумга азрак булган

"Бу 6 миллиард сум безнең авыл хуҗалыгы предприятиеләренә ярдәм итә алыр иде", - ди министр.

2018 елның җиде аенда Татарстан авыл хуҗалыгы тармагы җитештерүчеләре сөт сатудан 3 млрд сумга азрак акча алган. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан вице-премьеры- авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.

Аның сүзләренчә, ашлык сату буенча да керем югалтулары шул 3 млрд сум күләмендә бәяләнә. 2016 ел белән чагыштырганда, шулкадәргә кимрәк керем алынган дигән сүз. Сөт һәм икмәк сатудан югалтуларның икесен бергә кушып, ул: "Бу 6 миллиард сум безнең авыл хуҗалыгы предприятиеләренә әйләнештә акча тоту өчен дә, техник потенциалны яңарту өчен дә ярдәм була алыр иде", - диде.

 

Министр әйтүенчә, быел икмәк бәясе әлегә формалашмаган. Марат Әхмәтов, узган ел белән чагыштырганда, бөртеклекләрне югарырак бәядән сатып булуга өметләнүләрен әйтте. Һәрхәлдә, фаразлар шундыйрак. Аның әйтүенчә, өченче класслы бодай өчен бәяне төрле районнар төрлечә куя. Тоннасы өчен ул 9,5 мең-11 мең сумга кадәр җитә. Республиканың көньяк районнарында килограммы өчен 12,5-13 сум тәшкил итә. "Арпага да ихтыяҗ начар түгел. Килограммы өчен 8 сум тәкъдим итәләр. Бәлки, әле ул тагын да артыр. Ә арпа бездә 450 мең гектар мәйданда игелә. Быел уңыш күрсәткече яхшы гына", - диде.

Фото: Рамиль Гали

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X