19 декабрь көнне Яр Чаллы шәһәрендә үлемгә китергән юл һаләкәте булган. «Лада» автомобиле йөртүчесе, беренчел мәгълүмат буенча, каршы як полосага чыккан һәм «КамАЗ» белән бәрелешкән.
Бәрелеш нәтиҗәсендә, җиңел машина йөртүчесе ашыгыч ярдәм килгәнче һаләкәт урынында вафат була. Фаҗига хәлләрен хәзер хокук саклау органнары ачыклый.
Төбәктә 10 ай эчендә машиналар бәрелешкәндә 148 кеше һәлак булган.
Чыганак: кичке казан
Нет комментариев