Теләче Информ

Чаллыда төзелеп бетмәгән бинадан егылып төшкән 15 яшьлек кыз хастаханәдә вафат булган

Җинаять эше кысаларында шаһитлардан сорау алалар, фаҗига булган урынны тикшерәләр, шулай ук суд-медицина һәм химик экспертизалар билгеләнгән.

Чаллыда 61нче комплекстагы төзелеп бетмәгән бинадан егылып төшкән 15 яшьлек кыз кичә хастаханәдә үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына РФ Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең Чаллыдагы бүлекчәсе тикшерүчесе Эмиль Әмирҗанов хәбәр итте.

«Татар-информ» агентлыгы 31 июль көнне «Алан» базары янындагы төзелеп бетмәгән бина янында булган фаҗига - яшүсмер кызның бу бинаның икенче катыннан егылып төшүе хакында хәбәр иткән иде инде. Кызны авыр хәлдә реанимациягә китерәләр. Берничә көннән соң аны Республика балалар клиник хастаханәсенә күчерәләр. Ул шунда ике атна комада ятып, 12 августта үлгән.

«Җинаять эшен тикшерү дәвам итә. Хәзерге вакытта шаһитлардан сорау алалар, фаҗига булган урынны тикшерәләр, шулай ук суд-медицина һәм химик экспертизалар билгеләнгән. Соңыннан тиешле нәтиҗә ясалачак», - диде тикшерүче. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/13/169584/

фото: pixabay.com

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: