Яңа ел бәйрәмнәрендә, 29 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр, Татарстанда алкоголь һәм спиртлы сыеклыклар белән агулануның 12 очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Химик агуланулар ир-атларда ешрак, хатын-кызларда сирәгрәк очрый. Очраклы агулануларның күпчелеге 29 декабрьдән 4 гыйнварга кадәр алкоголь куллануга бәйле (38%).
5 гыйнвардан 11 гыйнварга кадәр булган периодка килгәндә, агуланулар даруларны дөрес кабул итмәү аркасында булган (55,5%). Калганнапры – бәхетсез хәлләр һәм башка сәбәпләр арасында.
Чыганак: татаринформ
Нет комментариев