Яшел Үзәндәге юл һәлакәтендә алты кеше һәлак булган
В республике

Яшел Үзәндәге юл һәлакәтендә алты кеше һәлак булган

Төнлә Яшел Үзәндә, Волжская урамында үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәте булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, Chevrolet Lanos автомобиле йөртүчесе идарә итүне башкара алмаган, нәтиҗәдә машинада булганнарның барысы да һәлак булган. Авария корбаннары алты кеше - машина йөртүче үзе һәм биш пассажир.

Хәлне ачыклау өчен вакыйга урынына Яшел Үзән шәһәр прокуроры Дмитрий Ерпелев килгән. Булган факт буенча алдан тикшерү органнары РФ Җинаять кодексының 264 маддәсенең 5 өлеше буенча җинаять эше кузгаткан-ике һәм аннан да күбрәк кешенең үлеменә китергән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу. Процессуаль тикшерү һәм алга таба тикшерү барышы прокуратурада контрольгә алынган.

Чыганак:вечерняяказань


Нет комментариев