Йөк машинасы белән авариядә өч кеше үлгән
В республике

Йөк машинасы белән авариядә өч кеше үлгән

Бүген Чаллы-Әлмәт трассасының 38нче чакрымында Daewoo Nexia автомобиле йөртүчесе каршы як полосага чыгып MAN йөк машинасы белән бәрелешкән.

Татарстан прокуратурасы хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәтендә җиңел машина йөртүчесе һәм ике пассажир һәлак булган.

Фаҗига урынына Зәй шәһәр прокуроры Сергей Урванцев килгән. Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре тикшерелә.

Фото: © Татарстан прокуратурасы

 

 

Чыганак: https://tatar-inform


Нет комментариев