Казанда иң кыйммәтле йортны бер тәүлеккә арендага алу 115 мең сум тора.
Сүз шәһәрнең Авиатөзелеш районында урнашкан 700 кв.м мәйданлы өч катлы объект турында бара. Йортта 10нан артык бүлмә бар, участокта мунча һәм бассейн бар.
Участокның мәйданы - 10 сутый. Йорт яны территориясендә шулай ук беседка урнашкан, чыршылар үсә, ә юллар брусчатка белән түшәлгән. Арендага бирүче сүзләренчә, бәясе кунаклар санына бәйле. Шулай ук, мәйданчык мәгълүматларына караганда, аренда ставкасы килү датасына карап үзгәрергә мөмкин.
Чыганак:татаринформ
Нет комментариев