Республикада урта һөнәри учреждениеләрдән 325 укучы уку хакының өлешчә компенсациясен алды. Бу хакта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында әйттеләр.
Ярдәм чарасы 2025 елның 1 сентябреннән башлап Татарстан көллиятләрендә һәм техникумнарында мәгариф хезмәтләре өчен кертелгән сумманың 30% ка кадәрен каплауны күздә тота.
Түләүгә укуга шартнамә төзегән 23 яшьтән өлкәнрәк булмаган студентлар яисә урта һөнәри белем бирү учреждениесендә балигъ булмаган баланың белем алуына шартнамә төзегән күпбалалы ата-аналарның яисә уллыкка алучыларның берсе дәгъва итә ала. Татарстанда даими яшәү һәм салымнар һәм башка мәҗбүри җыемнар буенча бурычлар булмау мәҗбүри шартлар булып тора.
Чыганак:татаринформ.
Нет комментариев