Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Машина йөртүчеләргә автомобильне озак җылыткан өчен штраф турында искәрттеләр

Күп фатирлы йорт ишегалдында автомобиль двигателен озак вакыт җылыту аның хуҗасына штраф салуга китерергә мөмкин.

РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.28 маддәсендә әйтелгәнчә, моның өчен 1,5-3 мең сум күләмендә штрафка тартырга мөмкиннәр, дип билгеләп үтте ул.

Әгәр автомобиль двигателе биш минуттан артык эшләсә, хокук тәртибе органнарының административ хокук бозулар турында беркетмә төзергә хакы бар.

Адвокат сүзләренчә, Мәскәү һәм Санкт-Петербургта моңа аеруча җитди карыйлар, чөнки төньяк төбәкләрдә (әйтик, Норильск һәм Якутскида) тикшерүләр сирәк үткәрелә.

Штрафка дучар булмас өчен, Кудерко машинаны торак йорт тәрәзәләреннән читтәрәк куярга киңәш итте. Автомобильне кузгалып китәргә алдыннан җылытуың хәерле, дип искәртте ул.

«Шуны да истә тотыгыз, күршеләр һәм шул тирәдән узып баручылар хокук бозу турында хәбәр итәргә мөмкин», - дип сүзен төгәлләде юрист.

Чыганак: https://tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев