Бүген Мәскәү вакыты белән 7:19 тирәсендә Әлмәт — Лениногорск юлында, Татарстанның Лениногорск районы Зәй-Каратай һәм Новочершилинск авылларыннан ерак түгел, өч машина катнашында авария булган.
Татарстан прокуратурасы хәбәр иткәнчә, Opel каршы якка чыккан һәм Haval белән бәрелешкән, ә аннары аларга Toyota машинасы бәрелгән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә дүрт кеше зыян күргән, алар арасында бер 15 яшьлек яшүсмер булган. Хәзерге вакытта юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.
Чыганак:реальное время
Нет комментариев