Мошенниклар Татарстанда яшәүчеләрдән 5,6 млрд сумнан артык акча урлаган. 2024 ел белән чагыштырганда бу сумма 15 млн сумга кимегән.
Узган ел эчендә мошенниклар Татарстан халкыннан 5 млрд 644 млн сум акча алган. Бу хакта ТР буенча эчке эшләр министрлыгы аеруча мөһим эшләр буенча оперуполномоченные Рәдис Йосыпов хәбәр иткән. Аның сүзләренчә,2024 елда зыян суммасы бераз югарырак булган — 5 млрд 659 млн сум. Шулай ук эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, 2025 елда республиканың 131 балигъ булмаган кешесе мошенниклар корбаны булган, – дип хәбәр итә «Татар-информ»
Нет комментариев