Россиянең Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре, «Алабуга» махсус икътисади зонасында «Дрейк» җәмгыяте филиалының баш белгече Марат Рәхмәтуллинны кулга алган.
Аңа карата Русия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 290нчы маддәсе 6нчы өлеше буенча "Ришвәт алу"да гаепләнеп җинаять эше кузгатылган. Тикшерү версиясе буенча, ир-ат 3 миллион сумнан артык акча үзләштергән. "Алабуга" махсус икътисади зонасының матбугат хезмәте ришвәтчелеккә карата эшнең начар алып барылуын ассызыклаган һәм хокук саклау органнарына хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдергән.
Чыганак:татарстан24
Нет комментариев