Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Россиялеләрнең 9 проценты бала табарга теләми

Сораштыру 45 яшькә кадәрге хатын-кызлар һәм 55 яшькә кадәрге ир-атлар арасында үткәрелгән.

«Левада үзәге» тарафыннан үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, россиялеләрнең 9 проценты бала табарга теләми. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

Респондентларның 27 проценты — бер, 55 проценты ике һәм аннан да күбрәк баласы булуын тели. Сораштырылучыларның 7 проценты җавап бирергә кыенсынган.

Моннан тыш, тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, ир-атлар хатын-кызларга караганда ешрак биш һәм аннан да күбрәк баласы булуын тели. Ир-атларның – 11, хатын-кызларның 7 проценты шул хакта белдергән.

 

Сораштыру 45 яшькә кадәрге хатын-кызлар һәм 55 яшькә кадәрге ир-атлар арасында үткәрелгән.

Фото: pixabay.com

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев