Татарстанда 2026 елга Сабантуй һәм рус халык бәйрәме Каравонны үткәрү даталары расланды. Тиешле указлар Татарстан Республикасы Рәисе сайтында бастырылган.
2026 елда Сабантуй республиканың авыл торак пунктларында һәм район үзәкләрендә 6 һәм 7 июньдә узачак. Чаллыда бәйрәм 13 июньгә планлаштырылган, ә Казанда Сабантуй 20 июньдә узачак.
"Каравон" бәйрәме 23 майда узачак. Традиция буенча аны Татарстанның Лаеш районы Никольское авылы кабул итәчәк, дип хәбәр итә «Татаринформ»
Нет комментариев