Россия белән Кушма Штатларның Украина мәсьәләсе турындагы сөйләшүләре хәзер уңышка ирешмәячәк, әмма кораллы каршылык барыбер агымдагы ел азагына тәмамланачак. Сәяси тикшеренүләр институты директоры Сергей Марков Телеграм-каналында шундый фараз белән уртаклашты.
«Язын, җәен һәм көзен барысы да ничек бар, шулай дәвам итәчәк. <...> Көзгә сөйләшүләр өчен сәяси шартлар туачак: Европа белән Украинаның арыганлыгы аларны Россиягә күбрәк юл куярга мәҗбүр итәчәк. <...> Шулай итеп, ел азагына, ә бәлки көзен үк, тынычлык турында килешү имзаланачак», - дип йомгаклады Сергей Марков.
Чыганак: https://tatar-inform
Нет комментариев