Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Сораштырылган эшмәкәрләрнең яртысы быел бизнес алып бару өчен шартлар начарайганын әйткән

Тимур Нагуманов эшлеклелек активлыгы кимүенә карата борчылуын белдерде.

Быел беренче яртыеллыкта бизнес алып бару өчен шартлар турында сорауга җавап биреп, сораштырылган эшмәкәрләрнең 52 проценты шартларның начарайганын әйткән. Бу хакта бүген “Пирамида” үзәгендә ТР Президенты каршындагы Эшкуарлык советының IX утырышында Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов белдерде.

Аның әйтүенчә, 2017 елда бу күрсәткеч яхшырак булган – сораштырылганның 42 проценты гына шартлардан ризасызлыгын әйткән. Моннан тыш, сораштыру барышында күренгәнчә, эшмәкәрләрнең 33 проценты якындагы ярты елда шартлар начараюын көтә.

Бизнес-омбудсмен фикеренчә, 2019 елда эшлеклелек активлыгы кимүе фаразлана. Ул тикшеренү, сораштыру барышында ике индекска – эшлеклелек активлыгы һәм бизнес кәефе индексларына чыгуын әйтте.

  • “Активлык индексы районда бизнесның бүгенге торышын чагылдыра: эшмәкәрләр керемнәре ни хәлдә, үз эшләренә инвестицияләр кертәләрме, эшкуарлар штатын киңәйтәме, тыштан финанслау җәлеп итәләрме. Кәеф индексы исә, эшмәкәр эшләүче шартларның һәм аның өметләре чагылышы. Былтыр без бизнес кәефен 43, ә эшлеклелек активлыгын 48 пункты дәрәҗәсендә билгеләгән идек. Быел активлык 43кә кадәр төште. Хәзер бизнес хәле яхшылардан түгел. Әгәр бу тенденция дәвам итсә, киләсе елда эшлеклелек активлыгы 37гә кадәр төшәчәк. Бу биснесларын ябучылар үсеш алучылардан күбрәк булачак дигәнне аңлата”, - дип белдерде Тимур Нагуманов.

 

Фото: скриншот

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев